Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында театрның гастрольләре турында сөйләде.
«Апрель ае сәяхәтләргә бай булачак. «Рөстәм маҗаралары» спектакле быел «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясендә биш номинациядә тәкъдим ителде. Бу безнең өчен зур горурлык һәм ул татар театры өчен дә горурлык дип исәплим. Иртәгә экспертлар «Рөстәм маҗаралары» спектаклен карарга килә. Без аларны кабул итәчәкбез.