Бүген Буада революциягә кадәрге Россиянең күренекле мәдәният һәм мәгариф эшлеклесе, чуваш халкының бөек мәгърифәтчесе Иван Яковлевның бюсты ачылды.
«Чуваш алфавитына нигез салучыга хөрмәт билгесе аның казанышларын тану буларак балалар сәнгать мәктәбе территориясендә РОНО каршында урнаштырылган. Мәдәният һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше турында онытмыйк», - диде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.
«Татар-информ»га муниципаль берәмлек матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бюст...