Казанның Җәмигъ мәчете якын арада төзелә башлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин язгы «Архитектура диалоглары» барышында белдерде.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов безне барлык башлангычларда, шул исәптән тарихи үзәкне саклау, яңа проектлар буенча хуплый. Кичә без Җәмигъ мәчете тирәсенә җыелдык. Якын арада [Александр] Цимайло һәм [Николай] Ляшенко проектлары белән аның төзелеше башлана», - диде Метшин.
Казанда Җәмигъ мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап төзеләчәк.