Бүген Казанда татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайга багышланган чаралар уза. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында узган Шигърият бәйрәмендә «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды. Әдәби-мәдәни чарада танылган иҗат әһелләре һәм киң җәмәгатьчелек катнашты.
«Чыннан да Тукай булганда без зурбыз, Тукай булганда яшәрбез һәм тарих мәйданында үзебезнең сүзебезне әйтербез! Тукай – безнең барлыгыбыз, яшәү рәвешебез. Аның иҗатында татар дөньясының бөтен хасиятләре язылган. Ул үз заманының елъязмачысы гына түгел...