Бүген Сабада «Абилимпикс» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр фестивале уздыа. Анда Югары Утар инвалид балалар интернат йорты, Кызыл Мишә, Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар мәктәпләре укучылары, Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты, «Балкыш» социаль тернәкләндерү бүлегендәге балалар һәм олылар катнашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Һәр катнашучы 7 төрле иҗади компетенциядә үзләрен сынап карады. Төймәләр белән һәм пластилиннан картиналар ясау, пирография, сабын ясау, сәйләннәрдән эшләнмәләр...