Аэропорт ягыннан Казанга керү юлында шәһәр исеме язылган яңа стела урнаштыру эшен башладылар. Барлык эшләрне дә августта тәмамлау планлаштырыла. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Неон-Арт» җитештерү компаниясе белгечләре язу өчен алюминий ламельләрдән нигез әзерләгән һәм аны бәяләүгә җибәргәннәр. Хәзер беренче хәреф каркасы өстендә эш алып барыла.
Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте
Конструкциядә тексттан тыш 4,25 метр биеклектә һәм 2,5 метр тирәнлектә шәһәр гербы була.