Май бәйрәмнәренең беренче яртысында Татарстан башкаласында сизелерлек салкынайта. Әмма көчле яңгырлар әлегә көтелми. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«27 апрельдә Казанда җылы булачак, чөнки без Атлантик циклонның җылы секторына эләгәбез. Әмма аннары 5 майга кадәр температура төшәчәк. Якындагы пентада нормадан 4 градуска җылырак була, ә якындагы декадада температура климатик нормага туры килә. Май бәйрәмнәренең беренче яртысында эссе һава торышы булмаячак...