Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Казанда тагын татар мәктәпләре ачуга ихтыяҗ булуын әйтте. «Казанның тагын бер-ике районында чиста татар мәктәпләре булсын иде, дигән хыялым бар», - дип мөрәҗәгать итте ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка.
Бу минутларда Казан Кремленең гавәми урыннарында татар җәмәгатьчелеге белән очрашу бара.
«Казанда бик нәтиҗәле эшли торган 2 нче татар гимназиясе бар...