Бүген Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган шәхесләр катнашында Шигърият бәйрәме үткәрелде. Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта узды. Чараны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ачты.
«Күптән түгел башкалабызда «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивалендә катнаштык. Мондый чараларны горурланып үткәрергә хакыбыз бар.