Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗинаның «Зур тарихлы кечкенә авыл» дигән язмасы чыкты.
Сосмак – Можга районында бердәнбер татар авылы. Без килгәндә, урамнарны яңгыратып матур азан тавышы яңгырый иде. Кечкенә булса да, авыл үз халкы, тарихы белән көчле. 30 хуҗалыкта 40тан артык кеше яши. Авылга 1880 елда Киров өлкәсеннән килгән 5 кеше нигез сала. Соңрак алар үз гаиләләрен дә алып киләләр. Әкренләп авыл үсә.
«Икешәр мәчет эшләгән чаклар да була», – дип искә ала биредә яшәүчеләр.