Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов «Җиңү паркы»ның «Хәтер бакчасы»на агач үсентеләре утыртты. Утырту өчен балан, кара миләш, алыча, алмагач үсентеләре сайлап алынган иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.
«Агач утырту көнен уздыру районда матур традициягә әверелде. Чөнки агач күп булган саен, тирә-юнебез дә ямьлерәк күренә...