Бүген Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эчке туризмнан һәм агротуризмнан, шулай ук туристларны илгә җәлеп итүдән тыш, утырышта катнашучылар гаилә туризмы өчен инфраструктура үсешенә аерым игътибар бирергә, шулай ук балалар белән...