Алабугада Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыктылар. Территорияләрне җыештыруга шәһәр һәм район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук битараф булмаган гражданнар, волонтерлар һәм активистлар кушылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Массакүләм өмә шәһәрнең барлык территорияләренә диярлек кагылды. Тырма һәм себерке тоткан кешеләрне Алабуганың төп урамнарында да, шәһәрдән читтә дә күрергә мөмкин иде.
«Өмәләр кирәк. Бу бит безнең территория, ә территория — безнең йөзебез.