Агымдагы елның 15-22 апрелендә Татарстанда барлык маркалардагы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.
Барыннан да элек, АИ-98 маркалы бензинның (1,36 процентка) бәясе артты, хәзер аның литры 67,82 сум (моңа кадәр 66,91 сум иде) тора.
АИ-92 маркалы бензин – 0,36 процентка (литры 49,33 сумнан 49,51 сумга кадәр), АИ-95 бензины 0,33 процентка (литры 53,17 сумнан 53,35 сумга кадәр) кыйммәтләнде.
Дизель ягулыгы исә нибары 0,09 процентка артты...