Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны 96 яшьлек казанлы Александр Шахназаров һәм аның хатыны Людмиланы якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
«Без сезне күптәннән беләбез. Сезне Суворов училищесында хезмәт иткән вакыттан хәтерлим, сез ветераннар чараларына килә идегез. Шуннан бирле сез яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен бик күп эш башкарасыз. Безнең өчен сез һәм сезнең гаилә үрнәк булып тора. Сезнең белән шәхсән очрашу күңелле», - диде Метшин, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.