Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча «Ак халатлы фәрештәләр – 2024» дип аталган VIII республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Олимпиадада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә урнашкан югары һәм урта һөнәри медицина уку йортларында белем алучы татар һәм рус телле 1-4 курс студентлары катнашты. Ике турдан торучы олимпиада Татарстан Республикасы...