Татар халкының даһи улы, бөек шагыйре Габдулла Тукайның Казандагы һәйкәленә чәчәк салу тантанасыннан соң Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.
«Менә яңгыр булуына карамастан, бүген безнең йөрәкләрдә җылы, чөнки бөек шагыйребезнең туган көне. 26 апрель — татар өчен Яңа ел, дисәк тә була. Хәзер глобализация чорында яшьләр вакыт төшенчәсе белән бер адымда барырга тиеш. Мәсәлән, Бөтендөнья...