Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең, район һәм шәһәр башлыкларының медианәтиҗәлелек рейтингында 2023 елның дүртенче кварталы йомгаклары буенча 5нче урында калды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбрә итә.
«ПромРейтинг» агентлыгы аналитиклары Әлмәт районы башлыгының бик актив булуын билгеләп үтә. Шәһәр башлыгы «все СВОи» марафонында чыгыш ясап, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә туры эфирлар үткәрүне дәвам итә...