Бүген Казанда милләтнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чаралар үтә. Иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре һәм киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Тантаналы чара бөек әдипнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре белән башланып китте.ТР халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татар халкы өчен бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде.