Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Биредә ул Республика милли мәдәниятләр үзәгендә булды һәм үзәк директоры Ольга Якобсон белән очрашты.
Ольга Якобсон Васил Шәйхразыевны үзәк белән таныштырды. Үзәк директоры Беларусь Республикасында бүген 156 милләт вәкиле яши, дип билгеләп үтте. Милли мәдәниятләр үзәге Белоруссиянең төрле милли диаспоралары һәм чит ил оешмалары белән эшли.