Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез һава температурасы +23 градуска кадәр җылына. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр була. Көндез җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.