Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хакимиятнең вәкиллекле органнары депутатларын Россия парламентаризмы көне белән котлады. Ул ел саен 27 апрельдә билгеләп үтелә.
«Нәкъ менә шул көнне, ерак 1906 елда гавами хакимиятнең яңа демократик институты - Россия империясенең Беренче Дәүләт Думасы эшкә кереште. Шуннан бирле гасырдан артык вакыт узды. Ил һәм җәмгыять тарафыннан зур юл үтелде. Дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси корылышның формасы алмашты. Тарихи традицияләргә, закон чыгару тәҗрибәсенә һәм парламент практикаларына таянып...