Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналына язылучыларны Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне белән тәбрик итте.
«Татар телем - халкым теле!» - дип язган, аерым алганда, республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов видео да куйган, анда Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырендәге беренче юл яңгырый.
Алматы, Чабаксар, Таулы Алтай, Ашхабад, Уфа, Ташкент, Бишкек һәм Бакуда яшәүчеләр, алып баручының үтенеченә җавап итеп, туган телләрендә - казах...