Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Telegram-аккаунтының ялган игезәге барлыкка килгәннән соң язылучыларын уяу һәм сак булырга чакырды.
«Бүген мошенникларның Телеграм мессенджерында минем исемнән хәбәрләр таратуы билгеле булды. Сак булыгыз!» - дип язган сәясәтче.
«Мошенниклар белән телефоннан сөйләшмәгез һәм язышмагыз, аларның үтенеч һәм янауларына илтифат итмәгез», - дип киңәш бирде Мөхәммәтшин.
«Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда җитәкчеләр һәм коллегалардан...