Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы шагыйрьнең һәйкәле янында узды. Бирегә кечесеннән алып олысына кадәр милли җанлы, шигырь сөюче шәһәрлеләр җыелды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Айзирә Имамова яза.
Иң беренче булып 14нче китапханәдән Алмазия Шәехова һәм Алсу Гыйбадуллина килде. Алар Габдулла Тукайның 30га якын китабыннан, шулай ук Чаллы язучыларының китапларыннан күргәзмә әзерләде. «Ел да бирегә күргәзмә белән киләбез. Башыннан алып ахырына кадәр без монда.