«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны журналның 100 еллык юбилей бәйрәменә чакырды. Бүген ул бу хакта республика җитәкчесенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашуында сөйләде.
Илназ Фазуллин «Ялкын»ның 100 еллык тарихы булуын искәртте. «Еллар узган саен журналның форматлары үзгәрә. Элек күбрәк иҗатка, әдәби әсәрләргә генә багышланган булса, хәзер күбрәк журналистика белән шөгыльләнүчеләрне җәлеп итәбез, яшь журналистларның язмалары 80 процент тәшкил итә.