Татарстанда Кече Зәңгәр, Зур Зәңгәр һәм Агым күлләрдә су керү тыелды. Бары тик мәгълүмати билгеләр куелган һәм коену өчен рөхсәт ителгән вакыты күрсәтелгән махсус билгеләнгән урыннар гына искәрмә булачак. Шул хакта ТР Министрлар Кабинеты карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Шулай ук дайвинг белән шөгыльләнүне тыйган тагын бер пункт үзгәртелде. Хәзер ул тулаем алганда «акваланг яки махсус кирәк-яраклар белән сугу чумуга» кагыла.
Моннан тыш, тыюлык территориясендә йөрүгә дә чикләү кертелде.