Бу ялларда Татарстан халкын чираттагы температура рекорды көтәргә мөмкин. Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, шимбә һава температурасы +25..+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җомга көнне көнбатыш циклонның җылы фронты йогынтысында урыны белән яңгыр ява, температура +23 градуска кадәр күтәрелә.
Шимбә көнне төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында төбәктә төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез...