Махсус хәрби операциядә катнашучы кайбер гражданнарның балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратсыз кабул ителү хокукын алды. Шул хактагы карар Татарстан башкаласы башкарма комитетының документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урнаштырылган.
Элегрәк документка Россия Кораллы Көчләренә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның балаларына кагылышлы пункт кертелгән иде.
Үзгәрешләрне исәпкә алып, ул болай яңгырый: «махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар, Россия...