30 мартта Казанда «Корстон» үзәгендә беренче тапкыр «Бизнес-ифтар» бизнес җәмәгатьчелеге форумы узачак. Оештыручылар бу ифтар форматының яңа булуы һәм шуңа Татарстанда узуы турында сөйләделәр.
Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов фикеренчә, яңа форматтагы чараның Татарстанда узуы дөрес. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.
«Бу – яңа формат. Ифтарның мондый форматта булганы юк әле. Татарстан – алдынгы төбәк, монда һәрвакыт яңалык.