Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. «Аҗаган»да район мәктәпләреннән һәм аларда эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләрдән барлыгы 238 бала — 17 команда катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
«Аҗаган» уеннары Россия буенча үткәрелә. Ярышлар ике яшь категориясендә - 10-14 һәм 14-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Алар сафта атлау, мылтык сүтеп җыю кебек сигез төрле конкурста үз осталыкларын күрсәтә.