Россия һәм Татарстан, элегрәк Европа һәм АКШ төп партнерлар булуга да карамастан, венчур бизнесында алга таба хәрәкәт итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар сессиясендә шулай дип белдерде.
«Без үзебез дә алга таба хәрәкәт итә алабыз икән», - диде Миңнеханов һәм алдагы планда - ислам дөньясы, БРИКС илләрендә партнерлар эзләү, дип искәртте.
Татарстан Рәисе университетларның стартаплар булдыру процессында беркайчан да җитәрлек дәрәҗәдә катнашмавын билгеләп үтте.