Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Драматург Кәшшаф Әмиров» дигән язма чыкты. Әлеге язма «2024 ел – Шәхесләр елы» уңаеннан бирелә.
Иске Кулаткы төбәге татар әдәбиятына һәм сәнгатенә күп күренекле шәхесләр биргән. Драматург Кәшшаф Әмиров – шуларның берсе.
Кәшшаф Сафиулла улы Әмиров 1922 елның 7 апрелендә хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Үсмер чагы һәм мәктәп еллары Үзбәкстанда уза, шунда урта мәктәпне тәмамлап...