Татарстанның 14 хезмәт династиясен хөрмәтләү Казан Кремлендә узды. Төрле өлкәләрдә— мәгариф, сәламәтлек саклау, ветеринария, авиасәнәгать,социаль яклау, нефть чыгару һәм башка тармакларда эшләгән династияләрнең гомуми хезмәт стажы дистәләгән һәм йөзләгән еллардан да артык. Чара Гаилә елында, 1 Май – Хезмәт һәм яз бәйрәме алдыннан узды.
«Бу залда безнең ярышларда җиңүчеләр җыелды, сез барыгыз да иң яхшылар. Безнең предприятиеләрдә һәм оешмаларда күп санлы хезмәт династияләре бар, без аларның һәрберсе белән горурланабыз.