16 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче хатын-кыздан гариза кергән. Аңа билгесез кешеләр шалтыратып, аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтылулары, акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк дип белдерәләр. Әлеге хатын-кыз, ышанып, 3420455 сум акчасын мошенникларга күчергән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.
«Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларны кылуда катнашы булган кешеләрне ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә», — дип хәбәр итәләр полициядән.