Теләче районындагы « Август Агро» предприятиесенең 10 мең гектар чәчүлек җире бар. Әлеге хуҗалык күбрәк орлыкчылык белән шөгыльләнә. Биредә терлек асрамыйлар. Чәчү кампаниясе барышы белән «Татар-информ» хәбәрчесе дә танышып кайтты.
Басулардагы эшләрне баш агроном даими тикшерә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Быел көзге бодай – 3157, язгы бодай – 1720, борчак – 2116, рапс – 1710, майлы җитен – 380 һәм күпьеллык үләннәр 290 гектар мәйданында чәчелә. Агымдагы елда...