21 апрель көнне Самара өлкәсенең Камышлы авылында татар авыллары арасында футбол буенча Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә турнир үтте. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.
Бөтендөнья татар конгрессының спорт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашучылырга зур рәхмәтен белдерде һәм Камышлы авылында сакланып килгән татар мохитенә сокланды. Киләчәктә шушы җирлектә милли спорт төрләре буенча Спартакиада үткәрү теләген дә белдерде.
Шулай ук ачылыш тантанасында Камышлы муниципаль районының мәдәният...