Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Биредә ул Минск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Татарстанның Беларусьтагы вәкиле Илһам Кашапов, Белоруссиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе президиумы рәисе Эльвира Левшевич, «Чишмә»...