Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары өчен грант бәйгеләрен дәвам итәргә кирәклеген белдерде.
Бүген «Татмедиа» бинасында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тарату өчен грант алу бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә...