Түбән Каманың «Адымнар» күптелле гимназиясенең «Адымнар Times» газетасы мәктәп массакүләм мәгълүмат чаралары фестивалендә тәкъдим ителде. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Чараны Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты оештырды.
Газета өстендә эшләгәндә, балалар басма эшенең нигезләренә төшенде, мәгълүмат һәм аның презентациясе белән эшләргә өйрәнде, чыгарылышта актив катнашты. Газетаның полилингваль юнәлеше бар: материаллар рус, татар һәм инглиз телләрендә языла.