Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында татар мәдәнияте һәм теленә кагылышлы диссертацияләрне татар телендә язып булмау мәсьәләсе күтәрелде.
«Бүгенге көндә татар мәдәниятенә кагылышлы фәнни-тикшеренүләр алып баручы галимнәр диссертацияләрен бары тик рус телендә якларга тиешләр. Сәбәбе – безнең татар телендә антиплагиат программасы продукты юк», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан...