«Апуш» балалар татар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең V юбилей сезоны лауреаты булды. Коллектив «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә II алды.
«Лауреатларны Удмуртия Республикасының Милли театрында үткәрелгән йомгаклау тантанасында котладылар. Тантаналы чарада РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, регион башлыгы Александр Бречалов котлады», дип хәбәр итә РФ Президентының...