Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәрби хезмәткәр Максимга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Башлык алабугалыга махсус операция уздыру зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабуга муниципаль районы башлыгының мактау грамотасы белән махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк җибәрүдә ярдәм иткән өчен активистлар Юлия Сушкова һәм Диләрә Вахитова бүләкләнде.