Тверь өлкәсендә татар теле тарихына багышланган дәрес узды (Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тверь өлкәсе татарлары автономиясенең мәдәни үзәгендә татар теленең тарихы турында лекция узды. Дәресләр Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла. Татар теленең тамырлары, икетеллелек феномены һәм татар-рус икетеллелеге турында лингвист, тәрҗемәче Камилла Мансурова сөйләде. Исегезгә төшерәбез, 14 февральдән Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясендә татар халкының тарихы, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында лекцияләр программасы башланып китте . Читать полностью...