Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты татарча сөйләмне тәрҗемә итү мөмкинлеге булган «Tatsoft» кушымтасын тәкъдим итте. Бу – татарча сөйләмне тәрҗемә итә торган беренче сервис. Бу хакта галимнәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезын һәм тәрҗемәне берләштергән кушымтаның...