Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова «Татар-информ»га фронтта булган бабайларының батырлыклары турында сөйләде.
«Безнең илдә сугыш кагылмаган, сугыш уты өтмәгән гаиләләр юк. Безнең гаиләдә әни ягыннан да, әти ягыннан да Бөек Ватан сугышында катнашучылар бар», - диде ул.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, аның әнисе ягыннан Сабирҗан бабасы сугышкан, ул беренче көннәрдә үк фронтка киткән һәм Смоленск янында хәбәрсез югалган.