Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан журналистлары өчен оештырылган Киров өлкәсенең Малмыж районындагы сәфәр барышында Иске Йөрек авыл җирлегендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее белән таныштык.
Музей 2020 елда, авылның «Бөртекчелек» колхозы җитәкчелеге инициативасы белән булдырылган. Экспонатларны авыл халкы бергәләп туплаган.
«Элек, бер гасыр элек, Иске Йөрек авылында зур янгын чыккан булган, дип әбием сөйли иде. Янгын афәтеннән соң халык таралып, тагы 4 авыл барлыкка килгән»...