Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Бу дөньяда изгелеккә ни җитә?» дигән язмасы чыкты.
Интернет киңлекләрендә татар шагыйре Фатыйх Кәримнең шигырен бераз үзгәртеп язган шигъри юллар очрады.
Үзең турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
Шушы кыска гына юлларга нинди тирән мәгънә салынган! Чөнки иле, халкы турында уйлап, туган ягы өчен янып-көеп яшәгән кешеләрнең изге эшләрдән торган эзе, якты...