Апас район башлыгы тәкъдиме белән башланып киткән, танылган драматург, язучы, режиссер Әмир Камалиев исемендәге «Бар дөнья - театр» районкүләм балалар театр коллективлары фестивале быел 2нче тапкыр узды. Иң элек бәйгенең сайлап алу турлары үтте. Җиңүче коллективлар район мәдәният йортына чакырылып хөрмәтләнде. Бу хакта «Апаство-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.
Бу чарада җитәкчеләр, якташыбыз, танылган актер Илдус Габдрахманов һәм Әмир Камалиевның улы Сәйдәш, энесе Дамир Камалиев та катнашты.