Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларның гаиләләре очрашты. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Ильмира Гәрәева яза.
Очрашуга Ринат Бекмурзин, Радик Мортазин, Айрат Воевода, Ринат Насыйбуллин, Руслан Маковский, Илфат Шәрәфетдинов, Руслан Алтынбаев, Артем Мурасовның гаиләләре килгән иде.
Булат хәзрәт Раупов аларны каршы алды, вәгазь укыды, махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнар өчен дога кылды. Туганнарының борчыган барлык сорауларына да аңлаешлы итеп җавап бирде.